Баш бит » 2015 » Май » 1 » Әлфия Ситдыйкова "Төн кайда?"
00:07
Әлфия Ситдыйкова "Төн кайда?"

Көн бит инде, төнне эзли

Яктыда да Камилә.

Бүлмә ишекләрен ачып:

- Төн кайда, - ди, - кем белә?

Тәрәзәдән кояш карый,

Серле елмаеп көлә:

- Кызчыкның, - ди, - зур дөньяны

Танып беләсе килә!

Үсә-үсә белер кызкай

Кайда икәнен төннең.

Әнкәсе ярдәме белән

Аңлар дөньяның телен.

 

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар саны: 380 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]