Баш бит » 2016 » Сентябрь » 19 » Мөдәррис Әгъләмов "Килсен безгә әкият"
09:17
Мөдәррис Әгъләмов "Килсен безгә әкият"

Изгелек кенә төяп

Килсен безгә әкият.

Аю булып аю да

Шундый матур сөйләшә,

Кәрәз-кәрәз татлы бал

Дусларына өләшә.

Бүре булып бүре дә

Аш әзерләп җиткергән.

Безне җыеп табынга,

Кунак итә бит менә!

Төлке булып төлке дә

Шулкадәрле нарасый:

Тәлгәш-тәлгәш йөземнәр

Алып килгән,

Кара син!

Кабан дуңгызыннан да

Беркем тормый шикләнеп,

И көләләр... имәннән

Җыеп килгән чикләвек!

Бик энәле дисәк тә,

Кара әле керпене! -

Мондый татлы алмалар

Авыз иткән юк иде.

Ә тиен дисәң тиен!

Өстендә затлы кием -

Чикләвекләр, гөмбәләр

Итәгендә бер өем.

Куян булып куян да,

Хуҗа эшен башкарып,

Шундый олы табында

Итә бүген патшалык.

Безгә шундый күңелле,

Килеп кергәч әкият...

Килә бит ул әкият

Бары изгелек төяп.

Категория: МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМОВ | Карап алулар саны: 264 | Өстәде: Редактор | Теги: Мөдәррис Әгъләмов | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]