Баш бит » 2013 » Сентябрь » 18 » М.Фәйзуллина "Бал корты"
10:20
М.Фәйзуллина "Бал корты"
Апам безнең бакчабызда
Матур бер гөл үстерде,
Ул гөл ап-ак чәчәк атты,
Бик матур төскә керде.
 
Апам кунакка киткәчтен,
Шуны өзәргә булдым.
Алам диеп, гөлгә таба
Тиз генә кулым суздым.
 
Шулчак бал корты, безелдәп:
"Чәчәкне ө-з-ззз-мә! - диде. -
Сезгә тәмле бал җыярга
Кирәк ул безззгә", - диде.
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар саны: 826 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 4.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]