Баш бит » 2013 » Сентябрь » 20 » М.Фәйзуллина "Гөмбәләр"
10:07
М.Фәйзуллина "Гөмбәләр"
Әйтерсең лә качыш уйный
Гөмбәләр безнең белән.
Мин ул шаян гөмбәләрне
Бик оста эзли беләм.
 
Ак, ал, кызыл гөмбәләрне
Табам да кисеп алам.
Мин аларны һич бутамыйм,
Җайлап кәрзингә салам.
 
Тик чебен гөмбәсе кебек
Агулысын өзмимен.
Нәкъ апабыз әйткәннәрен -
Яхшыларын эзлим мин.
 
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар саны: 682 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]