Баш бит » 2013 » Сентябрь » 14 » М.Фәйзуллина "Ялкау чебен"
21:34
М.Фәйзуллина "Ялкау чебен"
Кичкә таба чебен арган,
Тиккә җил куып йөреп.
Бик шатланган, үрмәкүчнең
Корган оясын күреп:
 
- Минем өчен гамак үргән,
Үрмәкүч нинди уңган! -
Шулай сөйләнә-сөйләнә,
Чебен барып та кунган.
 
- Без...зз... ял итә беләбеззз, - дип
Тирбәнгән ул гамакта...
Очмак булган. Шунда сизгән
Эләккәнен кармакка.
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар саны: 525 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]