Баш бит » 2013 » Сентябрь » 21 » М.Фәйзуллина "Үрдәк"
11:05
М.Фәйзуллина "Үрдәк"
Үрдәк рәсемен ясыйм мин,
Кулымда карандашым.
Зур түгәрәк булыр гәүдә,
Ә кечкенәсе - башы.
 
Гәүдәсе һәм башы булгач,
Аннан ясыйм муенын.
Кишергә охшатып сызам
Үрдәкнең зур борынын.
 
Канатларын, аякларын
Бик ансат һәм тиз ясыйм.
Тирә-якка карар өчен,
Бит өстенә күз ясыйм.
 
Шуннан соң гына җибәрәм
Үрдәкне мин генә елгага -
Нәни дулкыннар чыгарып
Йөзеп китә ул алга.
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар саны: 570 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]