Баш бит » 2015 » Июль » 27 » Мөҗәһит "Алма ашарга кирәк"
02:37
Мөҗәһит "Алма ашарга кирәк"

"Алма Аша, - диләр, - алма,

Тимер керер тәнеңә".

Алма ашыйм, ләкин килми

Тимернең бер тәме дә.

Тәнгә тимер керсә, кеше

Сәламәт була икән.

Сәламәт кешеләр бик күп

Игелек кыла икән.

Матур кеше булу өчен,

Беләм, кирәк игелек.

Игелекне кылу өчен,

Алма ашыйм иң элек.

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар саны: 477 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]