Баш бит » 2015 » Август » 6 » Мөҗәһит "Булатның бәбкәләре"
11:46
Мөҗәһит "Булатның бәбкәләре"

Булатның әбисе язын

Егерме бәбкә алды.

Аларны саклау, ашату

Бары Булатка калды.

Тилгән-фәлән алмасын дип,

Булат көн дә санады.

Күзләре тилгәндә булды,

Башкага күз салмады.

Беркөн шулай егермегә

Тулмады бәбкә саны.

Йөз кат санап караса да

Чыгаралмады аны.

Беренчегә керде Булат,

Бәбкәләр каз булдылар.

Егермегә тулмадылар,

Нәкъ бергә аз булдылар.

Бер бәбкәне югалтса да,

Җәе үтмәде бушка.

Егерме эчендә Булат

Тиз ала һәм тиз куша.

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар саны: 385 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]