Баш бит » 2016 » Сентябрь » 20 » Мөҗәһит "Чыкмас миннән балыкчы"
12:03
Мөҗәһит "Чыкмас миннән балыкчы"

Әтием минем балыкчы,

Көн дә бара балыкка.

Урынын да белеп торам -

Ык буена, таллыкка.

Аның белән элегрәк

Баргаладым үзем дә.

Чиртмәгән көннәре булды,

Җитмәде түзем генә.

Әтиемә исем китә:

Кайчак балыгы да юк,

Ә борыны һич салынмый,

Үзе шаян, үзе шук.

Балыкны бик яратсам да,

Чыкмас миннән балыкчы.

- Әти, кибеткә керик тә

Сатып кына алыйкчы...

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар саны: 374 | Өстәде: Редактор | Теги: Мөҗәһит | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]