Баш бит » 2016 » Сентябрь » 17 » Мөҗәһит "Әгәр дә сыер булмаса"
23:35
Мөҗәһит "Әгәр дә сыер булмаса"

Әгәр дә сыер булмаса,

Бер эшсез ятар идем.

Каймакны да, катыкны да

Кибеттән ашар идем.

Әгәр дә сыер булмаса,

Көтүгә йөрмәс идем.

Печән чапкан болыннарны

Гомергә күрмәс идем.

Әгәр дә сыер булмаса,

Вакыт күп калыр иде.

Белеп торам, ул вакытны

Ялкаулык алыр иде...

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар саны: 312 | Өстәде: Редактор | Теги: Мөҗәһит | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]