Баш бит » 2015 » Июль » 8 » Мөҗәһит "Кояш"
02:13
Мөҗәһит "Кояш"

Кояшлы көнгә ни җитә,

Кояшта бөтен хикмәт.

Кояшның алтын нурына

Үрелеп үсә икмәк.

Кояш җиләкләр пешерә,

Кояш печән киптерә.

Кояшлы иртә күлләрдә

Балыкларны чирттерә.

Яңгырга да кояш кирәк,

Кояшсыз булмый болыт.

Салават күпере чыккан,

Кояшка бүләк булып.

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар саны: 438 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]