Баш бит » 2015 » Август » 12 » Мөҗәһит "Рәхмәт рәхәт икән"
13:39
Мөҗәһит "Рәхмәт рәхәт икән"

Тәрәз буена утырып,

Әбием нидер текте.

Җебе чыккач, энәсенә

Кертә алмый интекте.

Йөгереп кенә килдем дә

Мин җебен бирдем саплап.

Әбинең күңеле булды:

Рәхмәт әйтте кочаклап.

"Рәхмәт" сүзен ишетүе

Күңелле, рәхәт икән.

Бер серле сүз белдем әле:

Гап-гади "рәхмәт" икән.

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар саны: 541 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]