Баш бит » 2015 » Октябрь » 3 » Мөҗәһит "Усал шул минем апам"
21:08
Мөҗәһит "Усал шул минем апам"

Апамның бар белгәне:

"Тәртипле тот бүлмәне.

Синнән соң өйгә керсәң,

була батып үлмәле.

Уйнап гомер уздырма,

Тузанны да туздырма,

Иманың укытырмын,

Минем канны кыздырма!

Каралганмы дәресең?

Әйт син миңа дөресен.

"2" ле алып кара ,

Күрмәгәнең күрерсең.

Апа, әни юк чакта,

Тәртипне каты тота.

Холкы начар шул аның,

Шуңа бераз куркыта.

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар саны: 509 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]