Баш бит » 2015 » Август » 5 » Мөҗәһит "Велосипедлы сыер"
03:11
Мөҗәһит "Велосипедлы сыер"

Әти йөри машинада,

Ә абыем - матайда.

Минем дә бар велосипед,

Кирәкми бензин, май да.

Сыерыбыз көне буе

Җәяү йөри көтүдә.

Шуңа күрә көзгә таба

Кими инде сөте дә.

Аңа да бер велосипед

Табып бирергә иде.

Велосипедлы сыерны,

Их, бер күрергә иде!..

 

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар саны: 424 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]