Баш бит » 2013 » Август » 26 » М.Җәлил "Беренче дәрес"
22:16
М.Җәлил "Беренче дәрес"
Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
 
Мәктәп өр-яңа,
Анда парталар,
Алар күңелне
Эчкә тарталар.
 
Кулыбызда безнең
Яңа Әлифба.
Менә монсы "а",
Менә монсы "ба".
 
Без хәрефләрдән
Сүзләр ясыйбыз,
Шуннан соң җырлап
Укый башлыйбыз:
 
Ат, ата, арта,
Ат арба тарта.
Ата-аналар
Атта баралар.
 
Нинди зур бәхет,
Нинди үзгәреш!
Бигрәк күңелле
Беренче дәрес!
Категория: МУСА ҖӘЛИЛ | Карап алулар саны: 1188 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]