Баш бит » 2013 » Июнь » 23 » М.Җәлил "Күке"
05:18
М.Җәлил "Күке"
Калын урманда
Гел кичкә каршы
Ишетелә моңлы
Бер кошның тавышы:
- Кәккүк, кәккүк,
        Кәккүк, кәккүк!
 
 
Ул салмак кына
Кабатлый шуны,
Шул аның җыры,
Шул аның моңы:
- Кәккүк, кәккүк,
        Кәккүк, кәккүк!
 
 
Ул ялгыз яши,
Чыгармый бала,
Менә шунлыктан
Ямансу аңа!
- Кәккүк, кәккүк,
         Кәккүк, кәккүк!
Категория: МУСА ҖӘЛИЛ | Карап алулар саны: 2563 | Өстәде: Редактор | Теги: Муса Җәлил | Рейтинг: 4.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]