Баш бит » 2013 » Июль » 3 » М.Җәлил "Кызыма"
04:26
М.Җәлил "Кызыма"
Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем.
 
Синең гомрең җыр булып
Янар бәхет илендә,
Йолдыз булып янарсың
Син туган ил күгендә.
 
Таңнан торып бакчада
Син уйнадың көнозын.
Аргансыңдыр, кил, кызым,
Йокла инде, йолдызым!
 
Әлли-бәлли, бәлли-бәү!
Әлли-бәлли, бәлли-бәү!
Категория: МУСА ҖӘЛИЛ | Карап алулар саны: 1395 | Өстәде: Редактор | Теги: Муса Җәлил | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]