Баш бит » 2013 » Июль » 21 » М.Җәлил "Сәгать"
03:02
М.Җәлил "Сәгать"
Сәгать суга: "Даң-даң!.."
Хәбәр бирә таңнан:
- Бакчага барырга
Унбиш минут калгаг.
 
Сикереп торды марат,
Күрә - эшләр харап.
Тагын соңга калган,
Шул йокыга карап.
 
Сәгать йөри: "Келт-келт!.."
- Тиз бакчага кит, кит!..
Марат аңа дәшә:
- Тукта, мине көт, көт!..
 
Сәгать җырлый: "Диң-диң!.."
- Мин бит туктый белмим.
Моннан ары "зиң-зиң!"
Миңа карап йөр син!..
Категория: МУСА ҖӘЛИЛ | Карап алулар саны: 2372 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]