Баш бит » МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА

Мин күзәтәм агачларның

Нинди күлмәк кигәнен.

Һәм шуңарга карап беләм

Язның, көзнең килгәнен.

Яз җиттеме, бар агачлар

Ямь-яшел күлмәк кия...

Күлмәкләре шундый озын,

Итәге җиргә тия.

Ә көз җитсә, һәрбер агач

... Тулаем укырга »

Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 112 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.10.2017 | Фикерләр (0)

Су буенда, ком өстендә

Уйныйбыз төрле уен.

Уйнап туйгач, чүп-чарлардан

Чистартабыз яр буен.

Дулкыннар да чүпне судан

< ... Тулаем укырга »

Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 42 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.10.2017 | Фикерләр (0)

Кечкенә толымнарына

Ал тасмалар таккан ул,

Ә алдына кардан да ак

Алъяпкычын япкан ул.

Кулларына сумка белән

Чәчәк бәйләме тоткан.

Мәктәпкә соңга калмыйм дип,

Ашарга да оныткан.

Әй Гөлнарга булышалар

... Тулаем укырга »

Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 996 | Өстәде: Редактор | Дата: 03.10.2015 | Фикерләр (0)

Яшь чыршылар киң итәкле

Күлмәкләрен кигәннәр.

Җитәкләшеп, бергәләшеп,

Юл буена килгәннәр.

Энәле күлмәкләренә

Карап тордык сокланып.

Тик Равил берничә энә

Өзеп алды шукланып.

Апа әйтте: "Болай эшләү -

... Тулаем укырга »

Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 602 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.08.2015 | Фикерләр (0)

Иртән торгач, гөлләремә

Сулар сибәм һәр көнне.

Аның матур чәчәкләре

Сокландыра һәркемне.

 

Курчаклар чиста булсын дип,

Аларның керен уам.

Ашап-эчкәч, һәрвакытта

Чынаягымны юам.

 

Оста кулларга һәрвакыт ... Тулаем укырга »

Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 931 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.10.2014 | Фикерләр (0)

Тау башыннан түбән таба
Рәхәт чана шуарга.
тик тауга менүе авыр,
Бик арыла шуңарга.
 
Мин, зур үскәч,бу чанага
Мотор куярмын әле.
Рәхәтләнеп тауга каршы
Чана шуармын әле.
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 1500 | Өстәде: Редактор | Дата: 22.09.2013 | Фикерләр (0)

1 2 3 »