Баш бит » МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА
Үрдәк рәсемен ясыйм мин,
Кулымда карандашым.
Зур түгәрәк булыр гәүдә,
Ә кечкенәсе - башы.
 
Гәүдәсе һәм башы булгач,
Аннан ясыйм муенын.
Кишергә охшатып сызам
Үрдәкнең зур борынын.
 
Канатларын, аякларын
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 630 | Өстәде: Редактор | Дата: 21.09.2013 | Фикерләр (0)

Әйтерсең лә качыш уйный
Гөмбәләр безнең белән.
Мин ул шаян гөмбәләрне
Бик оста эзли беләм.
 
Ак, ал, кызыл гөмбәләрне
Табам да кисеп алам.
Мин аларны һич бутамыйм,
Җайлап кәрзингә салам.
 
Тик чебен гөмбәсе кебек
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 648 | Өстәде: Редактор | Дата: 20.09.2013 | Фикерләр (0)

Апам безнең бакчабызда
Матур бер гөл үстерде,
Ул гөл ап-ак чәчәк атты,
Бик матур төскә керде.
 
Апам кунакка киткәчтен,
Шуны өзәргә булдым.
Алам диеп, гөлгә таба
Тиз генә кулым суздым.
 
Шулчак бал корты, безелдәп:
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 872 | Өстәде: Редактор | Дата: 18.09.2013 | Фикерләр (0)

Кичкә таба чебен арган,
Тиккә җил куып йөреп.
Бик шатланган, үрмәкүчнең
Корган оясын күреп:
 
- Минем өчен гамак үргән,
Үрмәкүч нинди уңган! -
Шулай сөйләнә-сөйләнә,
Чебен барып та кунган.
 
- Без...зз... ял итә беләбеззз, - дип
... Тулаем укырга »
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 555 | Өстәде: Редактор | Дата: 14.09.2013 | Фикерләр (0)

Һәрвакыт тагылып йөри,
Һич качып булмый аннан,
Йә синең арттан иярә,
Йә атлап бара яннан.
 
Күпме генә йөгерсәм дә,
Ул да калмый йөгерә.
Аннан качып котылам тик
Ышыкка кереп кенә.
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 572 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.09.2013 | Фикерләр (0)

Тукран һәрбер агачны
Тук-тук-тук сугып карый,
Көчле һәм очлы борыны
Шундый зур эшкә ярый.
 
Агач кимергән кортларны
Эзләп, чукып бетерә.
Урман докторы булып, ул
Бик күп файда китерә.
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 1077 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.09.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 »