Баш бит » МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА
Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.
 
Аннан Кыш бабай, тыпырдап,
Бик шәп бии башлады.
Биемәскә, аягында -
Безнең апа башмагы.
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 1362 | Өстәде: Редактор | Дата: 04.09.2013 | Фикерләр (0)

Су сибүче машинадай,
Су сибеп килә болыт.
Энем тәрәзә янында
Тора тамаша кылып.
 
Аннан дәшә: "Апа, кара,
Күктә әкәмәт кызык.
Болытка ут төртмәк була
Яшен, шырпылар сызып".
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 570 | Өстәде: Редактор | Дата: 30.08.2013 | Фикерләр (0)

Гөлләр үстергән кешене
Таныйлар, яраталар.
Аны шатландырыр өчен
Чәчәкләре аталар.
 
Көн дә су сипкән кешегә
Алар ияләшәләр.
Пышылдашып рәхмәт әйтеп,
Үзара сөйләшәләр.
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 845 | Өстәде: Редактор | Дата: 26.06.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2 3