Баш бит » 2017 » Октябрь » 13 » Мәрзия Фәйзуллина "Агачлар да күлмәк алыштыра"
20:23
Мәрзия Фәйзуллина "Агачлар да күлмәк алыштыра"

Мин күзәтәм агачларның

Нинди күлмәк кигәнен.

Һәм шуңарга карап беләм

Язның, көзнең килгәнен.

Яз җиттеме, бар агачлар

Ямь-яшел күлмәк кия...

Күлмәкләре шундый озын,

Итәге җиргә тия.

Ә көз җитсә, һәрбер агач

Кия сары күлмәген.

Тик күлмәк алыштырганын

Чыршының юк күргәнем.

 

 

Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар саны: 81 | Өстәде: Редактор | Теги: Мәрзия Фәйзуллина | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]