Баш бит » 2015 » Август » 13 » Мәрзия Фәйзуллина "Чыршы күлмәкләре"
09:07
Мәрзия Фәйзуллина "Чыршы күлмәкләре"

Яшь чыршылар киң итәкле

Күлмәкләрен кигәннәр.

Җитәкләшеп, бергәләшеп,

Юл буена килгәннәр.

Энәле күлмәкләренә

Карап тордык сокланып.

Тик Равил берничә энә

Өзеп алды шукланып.

Апа әйтте: "Болай эшләү -

Начар гадәт, бел менә:

Һәр чыршы күлмәк алыша

Җиде елга бер генә".

Без энәләрен йолкысак,

Чырша күлмәксез калыр.

Җиде ел буена ничек

Күлмәксез яши алыр?

Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар саны: 570 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]