Баш бит » 2015 » Октябрь » 3 » Мәрзия Фәйзуллина "Гөлнар мәктәпкә бара"
22:30
Мәрзия Фәйзуллина "Гөлнар мәктәпкә бара"

Кечкенә толымнарына

Ал тасмалар таккан ул,

Ә алдына кардан да ак

Алъяпкычын япкан ул.

Кулларына сумка белән

Чәчәк бәйләме тоткан.

Мәктәпкә соңга калмыйм дип,

Ашарга да оныткан.

Әй Гөлнарга булышалар

Әтисе-әнисе дә.

Алъяпкычын буярмын, дип,

Читләп йөри песи дә.

Гөлнар киткәндә эндәште

Яраткан курчагына:

- Кулларымда әйбер бар шул,

Алалмыйм кочагыма.

Мин бүгеннән йөри башлыйм

Мәктәбемә укырга.

Син, мин киткәч, ник кайтмый, дип

Ямансулап утырма.

Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар саны: 1117 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]