Баш бит » 2014 » Октябрь » 7 » Мәрзия Фәйзуллина "Теләсәң, эш табыла"
20:48
Мәрзия Фәйзуллина "Теләсәң, эш табыла"

Иртән торгач, гөлләремә

Сулар сибәм һәр көнне.

Аның матур чәчәкләре

Сокландыра һәркемне.

 

Курчаклар чиста булсын дип,

Аларның керен уам.

Ашап-эчкәч, һәрвакытта

Чынаягымны юам.

 

Оста кулларга һәрвакыт,

Теләсәң, эш табыла.

Эш эшләгәч, тәмле була

Аш та, чәй дә табында.

Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар саны: 932 | Өстәде: Редактор | Теги: Мәрзия Фәйзуллина | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]