Баш бит » 2016 » Сентябрь » 17 » Марсель Галиев "Кайтаваз"
18:57
Марсель Галиев "Кайтаваз"

Учны учка куеп без кычкырдык:

- Җиләкле урын кайда-ауу?

Муйнак булып өрде урман:

- Һау! Һау! Һау-һау!

Тауга менеп тә кычкырдык:

- Җиләклек тап син безгә!

Үрмәләп менде кайтаваз:

- Эзлә! Эзлә!

Күл ярыннан да кычкырдык:

- Дөресен әйт, кайтаваз!

Аргы ярдан тавыш килде:

- Аз-аз! Аз-аз!

Каен, усак, имән әйтте

Барысы да бер телдә:

- Җиләк әле бөре генә,

Пешкәч килегез безгә!

- Ә-ә-ә! Ә-ә-ә!..

Категория: МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 247 | Өстәде: Редактор | Теги: Марсель Галиев | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]