Баш бит » 2017 » Октябрь » 8 » Нәҗип Мадьяров "Төсләр"
15:13
Нәҗип Мадьяров "Төсләр"

Көз төсе —

Соргылт төс,

Саргылт төс,

Коңгырт төс.

Кышныкы —

Аклы төс.

Ялт иткән

Якты төс.

Язныкы

Ала төс.

Соңыннан

Кара төс.

Яшел төс —

Җәйге төс.

Их, бигрәк

Ямьле төс.

Категория: НӘҖИП МАДЬЯРОВ | Карап алулар саны: 138 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]