Баш бит » 2014 » Ноябрь » 7 » Нәҗип Мадьяров "Тукран"
10:21
Нәҗип Мадьяров "Тукран"

Колагын агачка терәп,

Нәрсә тыңлый ул анда?

Әллә берәр хәвеф-хәтәр

Булды микән урманда?

Тыңлый өскәрәк менеп тә,

Түбәнрәк төшеп тә.

Кунакрга шәт урын тапмый,

Ахрысы, берничек тә.

Әһә, бер турына гына

Тукталды тукталуын.

Шулай да ул турының да

Тыңлап чыкты як-ягын.

Һәм, ниһаять, бик тырышып

Тукылдата башлады.

Күп тә үтми агачтагы

Кортны табып ашады.

 

 

 

Категория: НӘҖИП МАДЬЯРОВ | Карап алулар саны: 1076 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]