Баш бит » 2013 » Сентябрь » 25 » Н.Мадьяров "Әби күзлеген эзли"
22:55
Н.Мадьяров "Әби күзлеген эзли"
Кайда икәнен белми.
Әби күзлеген эзли.
Күзлеге бит кулында,
Әмма ул аны сизми.
 
- Әби, әби, - дим аңа,
Каршысына ук килеп. -
Җайлы булыр эзләргә,
Күзлегеңне ки элек.
 
Әби күзлеген кия,
Үзе елмаеп көлә.
- Рәхмәт, табып бирдең, - ди,
Аркамнан сөя-сөя.
Категория: НӘҖИП МАДЬЯРОВ | Карап алулар саны: 1060 | Өстәде: Редактор | Теги: Нәҗип Мадьяров Әби күзлеген эзли | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]