Баш бит » 2013 » Август » 11 » Р.Бәшәр "Бал суыртучы аю"
16:28
Р.Бәшәр "Бал суыртучы аю"
Аю чыкты бакчадан.
Бабай чыкты бакчадан.
 
Аю тәпән күтәргән.
Бабай тәпән күтәргән.
 
Утырдылар чирәмгә.
Бабай көлә шаркылдап,
Сакалына җил бәрә.
Аюның колагында
Күбәләкләр тирбәлә.
 
Бабай әйтә аюга:
- Талчыккан идем, ярый
Син булыштың әле, - ди.
 
Аю әйтә бабайга:
- Бал суырткан чагында
Тагын чакыр, яме! - ди.
 
Тәпәннән алып, аю
Ак күмәчкә бал яга.
- Эшләп ардың, аша! - дип,
Күмәч суза бабайга.
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар саны: 762 | Өстәде: Редактор | Теги: Рәшит Бәшәр | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]