Баш бит » 2013 » Июль » 24 » Р.Бәшәр "Картайган ат"
03:21
Р.Бәшәр "Картайган ат"
Тешләре булмаса да,
Ул солы ашый иде,
Мичкәбелән елгадан
Суын да тышый иде.
 
Кояш астында бераз
Утласын, димәделәр.
Машинага салдылар,
Районга җибәрделәр.
 
Болынга чаба Акбай,
Иптәшсез нишләр инде?
Сагынудан арба да
Ат булып кешнәр инде.
 
Өзелеп карый юлга,
Берүзенә күңелсез.
Атны эзләп, офыкка
Чабып китәр, күрерсез.
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар саны: 721 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]