Баш бит » 2013 » Сентябрь » 17 » Р.Бәшәр "Сандугач"
09:38
Р.Бәшәр "Сандугач"
Оясын читкә аттылар,
Чаптылар куагын, яктылар.
Тракторлар җирне актарды.
Сандугач тирбәлгән якты гөл
Кызыл балчык белән капланды.
Елый-елый ятим сандугач
Күкләрдә ялгызы тирбәлә.
Сөртеп алыйм диме яшьләрен,
Күкрәгенә җылы җил бәрә.
Чәчәксез, болынсыз, куаксыз
Нишләргә,
    нишләргә
           аңарга?
Өзеп-өзеп бертын сайрады
Һәм кояшка очты
Янарга!
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар саны: 1085 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]