Баш бит » 2013 » Август » 23 » Р.Бәшәр "Шомырт тотты якадан"
20:52
Р.Бәшәр "Шомырт тотты якадан"
Кара шомырт тәлгәше
Торгач бик ымсындырып,
Берәр ботагын алыйм
Дигән идем сындырып.
 
Тотты да алды шомырт,
Кысып тотты якадан:
- Каракланма яңадан!
 
Күтәрә дә төшерә,
Кычытканга чактыра.
- Килегез, - ди, - күрегез! -
Кешеләрне чакыра.
 
Рәшәткә ярыгыннан
Мәче керде йөгереп.
И селкетә мыегын,
Шаккатты мине күреп.
 
- Синең мондый икәнне
Белмәгәнмен, - ди, - элек. -
Чыкты сызды бакчадан:
- Тор инде, - ди, - эленеп.
 
Сузыла да кычыткан
Тәпиемне пешерә.
Ә шомырт мине һаман
Күтәрә дә төшерә,
Күтәрә дә төшерә...

Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар саны: 934 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]