Баш бит » 2013 » Август » 7 » Р.Бәшәр "Таган"
15:43
Р.Бәшәр "Таган"
Тирбәнеп тора таган
Тупыллар арасында.
Йөгереп барасың да,
Кочаклап аласың да
Атылып китәсең бер,
Мәтәлеп китәсең бер.
 
Ап-ак сакалын сыйпап,
Бабаем көлеп тора.
Бабайның да минем күк
Очасы килеп тора.
 
Килде, тотты кулымнан:
- Очарбыз, - ди. - кош булып.
Әйдә, атыныйк, олан!
 
Мин дә кош булам, диеп
Сөенеп куйды таган.
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар саны: 766 | Өстәде: Редактор | Теги: Рәшит Бәшәр | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]