Баш бит » 2013 » Июль » 17 » Р.Бәшәр "Танышу"
07:53
Р.Бәшәр "Танышу"
Күрсәтим дигән идем
Русча белгәнемне,
Әтәч тә аңламады:
- Привет! - дигәнемне.
 
-Ки-ке-ри-күк! - диде дә
Очты кунды киртәгә.
Акбай әйтә: - Татарча
Исәнләш, - ди, - иртәгә!
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар саны: 654 | Өстәде: Редактор | Теги: Рәшит Бәшәр | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]