Баш бит » 2013 » Август » 13 » Р.Мингалим "Ак куян"
00:40
Р.Мингалим "Ак куян"
Абыем каядыр җыена,
Мине генә ияртми.
- Җылы өйдә тыныч кына
Рәсем ясап утыр, - ди.
- Иярт, абый, ни күрсәм дә,
Кайткач ясыйм, - дип әйттем.
Чаңгы такканымны көтте,
Абый мине ияртте...
Тик ерак бара алмадык.
Бер генә куян күрдек.
Борыным өши башлагач,
Әйләнеп өйгә кердек...
Абыем: "Куян яса!" - дип,
Өстәлгә кәгазь куя.
Ничек ясыйм ди инде мин
Ак кәгазьгә ак куян?!
Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар саны: 711 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]