Баш бит » 2013 » Август » 21 » Р.Мингалим "Дусларым"
00:33
Р.Мингалим "Дусларым"
Өебез урман буенда -
Якты Идел ярында.
Каргалар да, чыпчыклар да
Минем белән дус монда.
 
Һәм җиләкләр, Һәм чәчәкләр,
Дус каеннар, имәннәр -
Безнең капка янына ук
Мине эзләп килгәннәр.
 
Килеп чыга төлке дус та
Минем хәлне белергә.
Мин чирәмдә кырын ятам
Ак казлар белән бергә.
 
Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар саны: 629 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]