Баш бит » 2013 » Сентябрь » 8 » Р.Мингалим "Торналар"
00:08
Р.Мингалим "Торналар"
Торрыйк-торрыйк
Торналар
Китеп барганны күрдем.
Мин дә, торрыйк-торрыйк, дип,
Артларыннан йөгердем.
Торналар белән бергә
Мин очарга уйладым.
Талпынып та карадым -
Кулым канат булмады.
Булмады шул, булмады дип,
Мин кайгырып та алдым.
Очып китми калганыма
Әнкәй шундый куанды.
Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар саны: 838 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]