Баш бит » 2013 » Август » 24 » Р.Нуруллин "Робот ясыйм дисәң..."
20:22
Р.Нуруллин "Робот ясыйм дисәң..."
Бар металлар арасыннан
Иң кулае - әлүмин,
Әлүминнән генә робот
Ясар идем әле мин.
 
Чакы-чокы итеп басып
Ул идән паркетыннан
Йөрер иде айдан төшкән
Гуманоидлар сыман...
 
Физиканы яхшы белсәң,
Хыяллар чынга аша!
Син дә робот ясыйм дисәң
Үзеңне күрсәт башта.
 
Йә, әлүмин тыгызлыгын
Белеп, санап бир әйдә:
Ике потлы робот өчен
Ул кирәк ни күләмдә?
Категория: РИНАТ НУРУЛЛИН | Карап алулар саны: 712 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 5.0/12
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]