Баш бит » 2013 » Август » 14 » Р.Нуруллин "Әти кызы"
18:05
Р.Нуруллин "Әти кызы"
Апам түгел ул миңа,
Сеңлем түгел ул миңа -
Унике яшь тулды бүген
Әтиемнең кызына.
 
Алмадылар инә дә,
Алмадылар дөя дә:
Туган көнгә иң шәп бүләк
Ул - энциклопедия.
 
Сезне сыныйсым килә,
Сездән сорыйсым килә:
Кем шул китапка шатлана,
Кем бу бүләккә ия?
Категория: РИНАТ НУРУЛЛИН | Карап алулар саны: 611 | Өстәде: Редактор | Теги: Ринат Нуруллин | Рейтинг: 5.0/10
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]