Баш бит » 2013 » Август » 2 » Р.Нуруллин "Туңдырма"
08:17
Р.Нуруллин "Туңдырма"
Бик тәмле булса да катык,
Яратам туңдырманы.
Булсын гына - йөздән артык
Ашый алам мин аны.
 
Әбием пошаманлана:
- Салкын тияр, улым, - ди.
- Кызу-кызу ашаганда
Салкын тими ул, әби!
 
...Туңдырманы бер-бер артлы
Кабып йоту килешми -
Берсе беткәч, иң кимендә
Өч минут ял тиешле.
 
Туңдырмам эри башлады,
Әйтеп бир әле тизрәк:
Йөз эскимо ашаганда
Ничә минут ял кирәк?
 
Категория: РИНАТ НУРУЛЛИН | Карап алулар саны: 768 | Өстәде: Редактор | Теги: Ринат Нуруллин | Рейтинг: 5.0/13
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]