Баш бит » РӘШИТ БӘШӘР

Алар мине әниләре

Диеп, ахры, беләләр.

Томшыкларын суза-суза

Пипелдәшеп киләләр.

- Йомшакларым минем! - дип

Эндәшәм үзләренә.

Сары кояш томшыкларын

Төртәләр тезләремә.

Ипи бирәм, су эчертәм

... Тулаем укырга »

Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 684 | Өстәде: Редактор | Дата: 19.05.2015 | Фикерләр (0)

Яшел күлдә бакалар

Борчылып сөйләшәләр,

Нәрсәдер киңәшәләр.

Яр буена чыгалар,

Тагын суга чумалар.

Аңладым ич, аңладым:

Бит юарга сабыннары

Юк икән бит аларның.

 

Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 512 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.05.2015 | Фикерләр (0)

Урманда йөргәнсездер

Һәм поши күргәнсездер,

Янына килгәнсездер,

"Исәнме!" дигәнсездер.

Чебен гөмбәсе өзеп,

Пошига биргәнсездер.

Көн буе гөмбә эзләп

Йөреп, бик арый бит ул,

Чебен гөмбәсе аңа

... Тулаем укырга »

Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 956 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.09.2014 | Фикерләр (0)

Җир шарында бергәләп

Мәтәлчек аттык әле.

Ай янына мендек тә

Йолдызлар тоттык әле.

Тагын җиргә төштек без,

Тик түзеп торалмадык,

Җирдә утыралмадык,

Болытка баса-баса

Бик биеккә мендек без.

... Тулаем укырга »

Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 918 | Өстәде: Редактор | Дата: 23.08.2014 | Фикерләр (0)

- Туңдыңмы? - дип сорадым

Мин куян баласыннан.

Йөгереп үтте шәрә җил

Куралар арасыннан.

 

Нәни куян туңгандыр,

Туңа-туңа туйгандыр.

Тауга каршы чапты ул -

Инде җылы куяндыр.

Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 609 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.02.2014 | Фикерләр (0)

Оясын читкә аттылар,
Чаптылар куагын, яктылар.
Тракторлар җирне актарды.
Сандугач тирбәлгән якты гөл
Кызыл балчык белән капланды.
Елый-елый ятим сандугач
Күкләрдә ялгызы тирбәлә.
Сөртеп алыйм диме яшьләрен,
Күкрәгенә җылы җил бәрә.
Чәчәксез, болынсыз, куаксыз
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 1068 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2013 | Фикерләр (0)

1 2 »