Баш бит » РӘШИТ БӘШӘР
Кара шомырт тәлгәше
Торгач бик ымсындырып,
Берәр ботагын алыйм
Дигән идем сындырып.
 
Тотты да алды шомырт,
Кысып тотты якадан:
- Каракланма яңадан!
 
Күтәрә дә төшерә,
Кычытканга чактыра.
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 927 | Өстәде: Редактор | Дата: 23.08.2013 | Фикерләр (3)

Аю чыкты бакчадан.
Бабай чыкты бакчадан.
 
Аю тәпән күтәргән.
Бабай тәпән күтәргән.
 
Утырдылар чирәмгә.
Бабай көлә шаркылдап,
Сакалына җил бәрә.
Аюның колагында
Күбәләкләр тирбәлә.
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 853 | Өстәде: Редактор | Дата: 11.08.2013 | Фикерләр (0)

Тирбәнеп тора таган
Тупыллар арасында.
Йөгереп барасың да,
Кочаклап аласың да
Атылып китәсең бер,
Мәтәлеп китәсең бер.
 
Ап-ак сакалын сыйпап,
Бабаем көлеп тора.
Бабайның да минем күк
Очасы килеп тора.
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 765 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.08.2013 | Фикерләр (0)

Тешләре булмаса да,
Ул солы ашый иде,
Мичкәбелән елгадан
Суын да тышый иде.
 
Кояш астында бераз
Утласын, димәделәр.
Машинага салдылар,
Районга җибәрделәр.
 
Болынга чаба Акбай,
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 1083 | Өстәде: Редактор | Дата: 24.07.2013 | Фикерләр (0)

Күрсәтим дигән идем
Русча белгәнемне,
Әтәч тә аңламады:
- Привет! - дигәнемне.
 
-Ки-ке-ри-күк! - диде дә
Очты кунды киртәгә.
Акбай әйтә: - Татарча
Исәнләш, - ди, - иртәгә!
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 757 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.07.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2