Баш бит » 2015 » Май » 19 » Рәшит Бәшәр "Бәбкәле болын"
20:32
Рәшит Бәшәр "Бәбкәле болын"

Алар мине әниләре

Диеп, ахры, беләләр.

Томшыкларын суза-суза

Пипелдәшеп киләләр.

- Йомшакларым минем! - дип

Эндәшәм үзләренә.

Сары кояш томшыкларын

Төртәләр тезләремә.

Ипи бирәм, су эчертәм

Һәм сыйпыйм йоннарыннан.

Көн буена берничек тә

Киталмыйм яннарыннан.

Әллә ничек моңсу итеп

Карап торалар күзгә.

Сыеналар бер-берсенә,

Пипелдәүләре үзгә.

Дерелдиләр, кинәт кенә

Салкын яңгырлар яуса...

Их, шунда әниләренең

Канат аслары булса!

Җылы мамыкка күмелеп

Черем итәрләр иде.

Тыңлаусызларын ана каз

Бераз битәрләр иде.

Юк шул инде... Юк шул инде

Тилгәннәрне куркытырлык

Бик батыр әниләре.

Әрекмән астына поса

Инкубатор бибиләре.

Пипелдиләр...

Бу аларның

Күз яшьсез үксүләре.

Бәбкәгә дә рәхәт түгел

Әнисез үсүләре...

Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар саны: 577 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]