Баш бит » 2014 » Август » 23 » Рәшит Бәшәр "Бәхет"
18:20
Рәшит Бәшәр "Бәхет"

Җир шарында бергәләп

Мәтәлчек аттык әле.

Ай янына мендек тә

Йолдызлар тоттык әле.

Тагын җиргә төштек без,

Тик түзеп торалмадык,

Җирдә утыралмадык,

Болытка баса-баса

Бик биеккә мендек без.

"Бәхет!" диеп һавага

Язу язып элдек без.

Ул сүзне дөньядагы

Кешеләр күрде инде.

Бер генә көн булса да,

"Бәхет!" сүзе астында

Сөенеп йөрде инде.

Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар саны: 766 | Өстәде: Редактор | Теги: Рәшит Бәшәр | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]