Баш бит » 2014 » Сентябрь » 13 » Рәшит Бәшәр "Сөенеч"
08:21
Рәшит Бәшәр "Сөенеч"

Урманда йөргәнсездер

Һәм поши күргәнсездер,

Янына килгәнсездер,

"Исәнме!" дигәнсездер.

Чебен гөмбәсе өзеп,

Пошига биргәнсездер.

Көн буе гөмбә эзләп

Йөреп, бик арый бит ул,

Чебен гөмбәсе аңа

Бик әйбәт дару бит ул.

Поши башын игәндер,

"Рәхмәт сезгә!" дигәндер.

Урманда йөргәнсездер,

Тиен дә күргәнсездер,

Чикләвек өзгәнсездер,

Тиенгә биргәнсездер.

Тиен башын игәндер,

"Рәхмәт сезгә!" дигәндер.

Урман да сөенгәндер,

Әйбәт дуслары булгач...

Яшел чәченә аның

Эленеп тора кояш.

Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар саны: 884 | Өстәде: Редактор | Теги: Сөенеч, Рәшит Бәшә | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]