Баш бит » РӨСТӘМ МИНГАЛИМ

Шатлыгым бар — өем бар,

Әтием-әнием бар.

Минем гармуным да бар,

Гармун кадәр энем бар.

Энем мине ярата,

... Тулаем укырга »

Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар: 679 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.10.2017 | Фикерләр (0)

Алма төшкән,

Тәгәрәп киткән.

Аны мәче

Куып җиткән.

- Кая киттең,

Кызыл алма? -

Дип сораган

Мәче аннан.

Тәгәрәүче

Эндәшмәгән, ... Тулаем укырга »

Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар: 750 | Өстәде: Редактор | Дата: 03.10.2015 | Фикерләр (0)

Егылсаң, торып була,

Торсаң. йөгереп була,

Йөгерсәң, җитеп була -

Дусларың гына булсын!

 

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып-көлеп була -

Дусларың гына булсын!

 

Күңелле яшәп була, ... Тулаем укырга »

Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар: 1311 | Өстәде: Редактор | Дата: 31.12.2013 | Фикерләр (0)

Торрыйк-торрыйк
Торналар
Китеп барганны күрдем.
Мин дә, торрыйк-торрыйк, дип,
Артларыннан йөгердем.
Торналар белән бергә
Мин очарга уйладым.
Талпынып та карадым -
Кулым канат булмады.
Булмады шул, булмады дип,
Мин кайгырып та алдым.
Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар: 950 | Өстәде: Редактор | Дата: 08.09.2013 | Фикерләр (0)

Өебез урман буенда -
Якты Идел ярында.
Каргалар да, чыпчыклар да
Минем белән дус монда.
 
Һәм җиләкләр, Һәм чәчәкләр,
Дус каеннар, имәннәр -
Безнең капка янына ук
Мине эзләп килгәннәр.
 
Килеп чыга төлке дус та
Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар: 740 | Өстәде: Редактор | Дата: 21.08.2013 | Фикерләр (0)

Тамчы тотам,
Тамчы тотам,
Тамчы, тамчы,
Тизрәк там.
Әни миңа
Әйткән иде:
- Тамчы ташны
    тишә, - диеп.
 
Минем учны
   тишә алмый,
Кара, ничек ... Тулаем укырга »
Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар: 677 | Өстәде: Редактор | Дата: 18.08.2013 | Фикерләр (0)

1 2 »