Баш бит » 2015 » Октябрь » 3 » Рөстәм Мингалим "Алма төшкән"
23:18
Рөстәм Мингалим "Алма төшкән"

Алма төшкән,

Тәгәрәп киткән.

Аны мәче

Куып җиткән.

- Кая киттең,

Кызыл алма? -

Дип сораган

Мәче аннан.

Тәгәрәүче

Эндәшмәгән,

Тәгәрәгән,

Алга киткән

Һәм ул үзе -

Алма түгел,

Кызыл йомгак

Булган икән.

 

 

Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар саны: 662 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]