Баш бит » 2013 » Декабрь » 31 » Рөстәм Мингалим "Дусларың гына булсын"
15:41
Рөстәм Мингалим "Дусларың гына булсын"

Егылсаң, торып була,

Торсаң. йөгереп була,

Йөгерсәң, җитеп була -

Дусларың гына булсын!

 

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып-көлеп була -

Дусларың гына булсын!

 

Күңелле яшәп була,

Үсеп һәм ныгып була,

Дошманны егып була -

Дусларың гына булсын!

Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар саны: 1016 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]