Баш бит » 2013 » Сентябрь » 23 » Р.Вәлиева "Дуслык"
09:09
Р.Вәлиева "Дуслык"
Зәңгәр күк кояш белән дус,
Иген - кыр белән.
Җәйләр - җылы яңгыр белән,
Чишмә - җыр белән.
 
Күлләр аккошлар белән дус,
Май - сирень белән.
Төн - якты йолдызлар белән,
Мин - синең белән.
Категория: РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА | Карап алулар саны: 854 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]